Шәүкәт Галиев.

Шәүкәт Галиев


Фото

Туган җире: Апас районы Олы Бакырчы авылы

Туган елы: 1928 ел, 20 ноябрь

Белеме: тәмамланмаган югары

Китаплары: 59

Мактаулы исемнәре: Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге почетлы диплом иясе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре.

Гаилә хәле: хатыны-Фәридә ханым, улы Җәмил-химия-технология университетында лаборатория мөдире, Җәүдәт-радиофизик, фәннәр кандидиты, гаиләсе белән Кушма Штатларда яши, кызлары Алсу-Чаллыда, Җәмилә-Уфада, икесе дә биологлар.

“Шәүкәт иҗаты- асылда көләч иҗат, мөлаем иҗат ул. Безнең бу шагыйребез, бай хисле лирик булу белән бергә, тирән кичерешле фикерләүче дә ул. Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге- уйчан.”

Хәсән Туфан.

“Кешеләргә игътибарлы, никадәр мәртәбәләргә ирешеп, мактаулар ишетеп тә, һавалану, мактану кебек яман сыйфатлардан азат.”-дип язган иде Факил Сафин Шәүкәт ага турында. Бу чынлап та шулай. Үзе турында да, гаиләсе турында да сөйләргә яратмый- гаять дәрәҗәдә тыйнак кеше. Әмма үз әсәрләреннән өзекләрне сораулар итеп “төпченә” торгач, тәки бераз ачылды. “Игътибарың, белеүң һәм ниһать, үземне сөйләтә алуың өчен рәхмәт,”-дип озатып калды.

“Кош теледәй кәгазь әнкәйне тол,

Безне кинәт ятим иттерде…”

—12 яшьтән әтисез калган малайның балачагы бик җиңелләрдән булмагандыр…

-Бу юллар “Әткәйгә хат” поэмасыннан, җиңүдән соң 12 ел үткәч, 1957 елда язган идем. Соцгород бакчасында йөри- йөри сыкранып, әрнеп яздым…Ач-ялангач, үтергеч елларның яралары күңелдә кузгалды-29 нчы яшемдә дә мин ятим идем… Сугыш еллары турында “Минем беренче гомерем” исемле новеллалар китабымны да бәгыремдәге авыр йөкләрне җиңеләйтү өчен яздым.

Поэмамда, повестемдә әйтелгән сугыш чоры газапларын бер-ике сүз белән генә санап чыгасым килми. Җиңүнең 60 еллыгын да күрдек. 60 ел бик тиз узган да киткән. Сугышның 4 елы озаграк тоелган икән…

—“Бала берәү генә булса, үзенә хезмәт иткәнгә күнегеп үсә. Зур гаиләдә исә бүтәннәрне кайгыртырга өйрәнә”. Ә сез нинди гаиләдә үстегез? Әдәбиятка кереп китүегездә аларның өлеше бармы?

—Авыл баласы туган тел “академиясен” бишектә чакта ук уза. Мәктәпкә кергәнче үк , 1936 елда әткәйнең “Кызыл Татарстан” гәзитендә Тукайның гарәп хәрефләре белән басылган шигырен күрсәткәнен хәтерлим. Әткәй үзе  Тукай шигырьләрен коръән укыгандай көйли, әнкәй бәетләрен көйли иде- шушы тәэсир өчен мин аларга шулкадәр рәхмәтлемен.

Коръәнне дә, пәйгамбәрләр тарихын да укый иде әткәй. Мин Тукайны да пәйгамбәрләрнең берсе дип уйлый идем…

Әдәбиятка мине Тукай китеде.

—“Шагыйрь сөйли халкы исеменнән,

Халык сүзен итә үз сүзе.”

Беренче шигырегезне хәтерлисезме?

-Беренче мәхәббәт кебек яшерен була икән ул беренче шигырь дә. Бу сорауны еш бирә башлагач беренчесе диярлеген таптым инде. 1945 елның 8 гыйнварында, туган авылым Олы Бакырчыда язган идем, “Моң” дип атала. Сугыш еллары (1943) әтисез калдырган, колхозда барлык авыр эшләрне кичергән, урман кисүчеләр бригадиры булып, урманда кыш чыккан егетнең чана тартып бәрәңге алырга кайткан чагы иде бу көн. Минем яшьтәгеләр әле 9 нчы класска гына йөри. Ә минем таяныр кешем юк, мөмкинлек күренми дә…

Беренче шигыремне 50 елдан соң гына матбугатка чыгардым.

—“Әнкәй сөйләгәне истә…

Яшь килен чагында булган бу. Төнлә шытыр-шытыр нидер чәйнәгәнен әткәй ишеткән дә:

-Яшереп ашама…Өйдәгеләр ишетер, яхшы түгел. Шикәр үзем алып бирермен,-дигән.

-Мә, син дә авыз итеп кара!-дип суза караңгыда әнкәй. Тоз икән! Минем белән йөкле чагында төрләнүе булган…

Юкка гына әче телле булмаган баласы! Аның каравы тоссыз димиләр.”

—Сезнең юмор-сатира остасы булуыгызда әниегез “гаепле” димәкче буласызмы?!

-Алтмышынчы елларда язучыларның Аккош күлендәге дачаларында классик әдипләребез Х.Туфан, С.Хәким, И.Гази, А.Шамовлар белән берничә ел яшәгән идек. Әнкәй остазларым белән күптәнге танышлары кебек, үз итеп сөйләшә иде. Соңыннан Сибгат ага Хәким, Роберт Миңнуллин әнисен дә күргәч, безнең хакта “шагыйрьлек, шаянлык, тапкырлык әниләреннән килә” дип язган иде. Сибгат абый фронтта Курск дугасында әткәйне очрата калса, аның турында да шулай дияр иде. Миндә әткәй белән әнкәйдән килгән сыйфаттыр.

Юмор-сатира дигәннән, Кайбычтан гомерлеккә Казанга күчерүче дә шул булды бит. Котбетдинемне күреп алып, район газетасыннан “Чаян” редакциясе чакырып алды, алты ел рәхәтләнеп көлә-көлдерә яшәдек.

—“Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт та калмый…” Шагыйрьләр хыял дөньясында яшәп, күпвакыт тормыштан артта калалар…

—Без бит язучы булырга әзерләнмәдек. Авылда әби-бабайлар янында нәрсә тотсак, шуны эшләргә өйрәнеп үстек. Әткәй сугышка киткәч, аның урынына мин калдым. Әнкәй авыру, сеңлем кечкенә-бүгенге көндә күп балалар үзләре өчен дә җавап бирә алмый, ә миңа үзем өчен дә, әнкәй һәм сеңлем өчен дә җавап бирергә туры килде. Бригадир килә дә, теләсә нинди эшкә куша, анда инде “мин моны эшли белмим” дип торып булмый…

“Бәхетсезлек- бәхет китерде,”-дим мин. Биографиям бай булу, тормышның ачысын-төчесен күп күрү иҗатымда нык булышты.

Сугыштан соңгы иң мохтаҗ елларда 22 яшьтә өйләнеп, 4 бала үстергәнбез, эшләгәнбез һәм дә иҗат иткәнбез икән-димәк, тормыш үз арбасын сөйрәргә безне мәҗбүр иткән. Хәзер уйлап утырам: инде беренче оныгыбыз дессертация яклады, ә иң кечесе 11 классны тәмамлады. Үткән гомерләр…

—“Син утырсаң яннарыма,

Ял була җаннарыма.”

Бик күп еллар элек язылып, бүгенге көндә дә халык яратып тыңлаган җырларыгыз ничек язылды? Алар белән бәйле кызыклы моментлар да бардыр әле?!

-1958 елның кояшлы мартында Илдар Юзеев белән бергәләп, Кама аръягында биш көн укучылар белән очрашып йөргән идек. Баянчы дустыбыз Фәттерахман Әхмәдиев баянын сайрата. Күңелне шул да көйләгәндер, бүтән сәбәпләре дә булгандыр, берничә җыр язган идем: “Тамчылар тамар чаклар”, “Күпме күзләр күреп онытылган”…һәм башкалар. “Утыр әле яннарыма “ да менә шул юлда “туды” ул. Өйдә хатын көтә. Әле сигезенче ел гына бергә яшибез, дүрт балабыз бар, “оныт мәшәкатьләреңне” диясе килә… Озакламый, Ифрак Хисамов көен язып, өйгә килеп уйнап-җырлап та бирде.

—“Йөрәгемне, ахры тутыргансың,

Башкаларга анда урын юк.

Күңелемдә синнән бүтәннәргә

“Сөям” дигән назлы җырым юк!”

Шагыйрь йөрәгендә беренче мәхәббәт булып урын алган…һәм инде ярты гасырдан артык шул урынны биләп торган Фәридә ханым белән ничек таныштыгыз, кайчан кавыштыгыз?

—“Бер авылда үстек.-Бер мәктәптә,

Бер класста бергә укыдык…

Мәхәббәтне сиздермичә генә

Бер партада бергә утырдык.

Яшьлек бергә үтте. Беләм шуннан

Аерылдылар, диеп көтәсез?

Бер шәһәрдә, бер үк квартирада

Яшибез без-гафу итәсез!” Сорауга шушы шигырьдә тулы җавап табарга буладыр инде…

—“Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,

Мин минутлык хискә исердем.” Димәк, сез бер генә тапкыр яратмагансыз?!

—“…Сөюләрем якты гына.

Гөнаһларым- савап кына” Тагын ни диим – җавап шундадыр.

—“Югалтырдай чакларда да

Мин сине югалтмадым”

Гаилә тормышы гел кояшлы көннәрдән генә тормый, сезнекендә дә савыт-саба шалтыраган чаклар булгандыр…

—Савыт- саба дигәннән, “оча торган тәлинкәләр” дә күргән бар. Әмма Аллам сакласын үзебездә түгел. Шөкер, “кухнялар” тыныч. Ник шаулашырга?! Бик теләсәң, дәшми торырга да була бит! Гаугалы йорттан иман качар, диләр, кайсы як җиңсә дә гаилә оттыра бит..Күз тия күрмәсен тагын, шушы арада безнең никахка 55 ел туласы, дип торабыз.

Рәзин Нуруллин дус кеше “Пар канатлар” тапшыруында катнашырга шактыйдан өнди дә, үпкәлидәдер дә, әмма күңел өнәми гаиләбез турында ачылып-чәчелеп бөтен ил алдында сөйләүне…

—“Ана мәрхәмәте белән ата кырыслыгы-балаларга булган мәхәббтнең ике канаты”. Сез балаларыгызны кырыслык белән тәрбияләдегезме?

—Халкыбыз да әүвәл-әүвәлдән шулайрак әйткән бит, һәм тикмәгә генә хәтерендә сакламаган: “Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була”, дигән. Моның өчен әти кеше үзе үрнәк булырга тиеш, әлбәттә. Әти кешенең абруе, балаларга тәэсире әниләренең ничек куюына бәйле “әтиегез эшли!” диюе, яки “әтиегезгә әйтәм” дигән сүзләре дә җитә. Минем кырыслык -әрләү, битәрләү түгел, баланы тиң күреп, тыныч кына сөйләшү. Шөкер, кыен хәлләргә җиткермәде балаларыбыз. Бу аларның җаваплылык тоеп, “кемнеке-аныкы!” дигәнгә мөстәкыйль ирешкәннәре. Инде үзләре шулай балалар үстерде. Бу хакта сөйләү дә безнең гадәттә түгел инде үзе…Нәселебезне лаеклы дәвам итсеннәр. Әле сынаулар алда – дөнья бу!

Шуны да әйтергә кирәк- дүрт балабыз да балалар бакчасына бер көн дә йөрмәде. Фәридәм- укытучы, эшеннән китәргә күндердем. “Шәһәр шартларында дүрт балабызны үстерә алсаң- дипломың акланыр,”- дидем.

Минем әнкәй дә гел балалар янында булды. Шигъри җанлы әнкәйдән үзебез дә, балалар да гомерлек рухи азык алдык.

—“Балалар үстергән әмма оныклары үрчегәч хәйран калган бабай:

:-Болары тагын да күбрәк булыр, дип уйлап җиткермәгәнмен!”

Сез дә шул бабай, хәлендәме? Оныкларыгыз белән әвәрә килергә вакытыгыз каламы? Америкада яшәгән оныкларыгыз сагындырамы?

-Балалар, оныкларның көйсезләнгән чаклары да булгандыр. Кәҗә бистәсендә йорттан йортка күчеп интеккән чаклар да кызык итеп кенә искә алына хәзер. Тормышның да җиткәненнән бигрәк җитмәгән чаклары булды, без- зур гаиләгә җиңел булмады инде ул. Әмма балаларның бергә-бердәм үсүләре үзе бер бәйрәм иде, күңелсезләнергә вакыт та юк иде.

Безнең балаларны да таратты тормыш-язмыш. Америкада командировкада яшәүче улым гаиләсе белән кайткалап йөри- Уфадагы кызым Җәмиләләрдән ешрак та әле! Сагындыралар инде. Күңел тулганда, гадәтебезчә, шаярып сөйләшкән булабыз. Чаллыда яшәүче кызым Алсу гаиләсе белән еш очрашабыз, ялларда гел бергә. Беренче балабыз Җәмил гаиләсе, шөкер, Казанда яши.

—“Озак йөреп туган якка кайттым,

Кардәш-ыруларым саулармы?”

Олы Бакырчыда утарыгыз бар икән. Еш кайтасызмы?

-Элек иҗат йортларына еракка йөри идек. Хәзер ата- бабам, үзем туган нигезгә кушып, сез әйтмешли “утар” да иҗат йортыбыз бар. Апас район хакимиятенә рәхмәт, 70 яшем тулган көнгә өлгертте. Мәһабәт мәдәният йорты ачылу, яңа күперләре белән авылга асфальт юл керү дә шул датага туры килгән вакыйгалар булды. 2002 елда яңа өлгергән мәктәбебез дә сокланырлык. Былтыр да, быел да мәктәпнең соңгы кыңгырау тантанасында туган мәктәбемнең икешәр укучысына үз премиямне тапшырдым, моннан ары исемнәребез янәшә йөрер, дидем. Мин үзем дә иҗаттагы уңышларым белән туган ягыма бурычлымын бит.

—“Картлык- пенсиягә чыккан яшьлек”. Пенсиядәге яшьлегегездә үзегезне ничә яшьтә хис итәсез?

-Әле үткән юбилеемда бер мәктәптә:”Шәүкәт Галиевкә 75 яшь!”-дип язып куйганнар иде. Бик рәхмәт, дидем, “яшь” дип язгансыз, “карт” димәгәнсез. Шаяртканны тиз аңлый балалар. Ә бит “Шәүкәт Галиев”кә чын-чыны бүген дә …60 яшь кенә әле. “Моң” исемле шигыре белән 1945 елны гына туган бит ул. Аңа хәтле “Идиятуллин” идем, паспортымда хәзер дә шулай. Псевдоним итеп әткәй исемен алган идем. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтием Гали онытылмасын, шигырем саен исеме күренсен, дидем.

—“Озак яшәүнең сере

Шаянлыкта, кәнишне!”

Уйнап-көлеп яшәү гомерне озынайтадыр, анысы, бәхәсләшмим. Әмма моның тагын берәр сере булырга тиеш…

-Беренчедән, әле мин үземне озак яшәдем, дип уйламыйм. “Еллар бик тиз үтә, яшеңне санап өлгерер вакыт та юк,”- дигән булам. Үз яшемә бик артык игътибар бирмим: вакыт шулкадәр тиз тәгәри, әле генә 60 ка ияләшкән идем, инде хәзер 70не уздың, диләр.

Озак яшәүнең сере уйнап-көлеп яшәүдә генә түгел, уйнап- көлеп эшләүдәдер ул. Иҗат кешесе тынгы белми бит ул: аерым кеше үзен генә кайгыртса, әдип бөтенесе өчен дә янып- көя. Кайчак кеше белән очрашып хәл- әхвәл сорашканда, зарлана башлый. Мин инде бу нужаларны күптән белсәм дә, аңа кушылып зарланырга үземнең хакым юк дип исәплим. Уйнап- шаярып сөйләшүем дә гамьсезлектән түгел, кешенең күңелен күтәрергә тырышудан. Әллә нинди катлаулы хәлләрдә дә кеше Кеше булып кала белергә тиеш: Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин моның ачык мисалыдыр.

Аннары минем игътибар иткәнем бар: тормыш нужасын күп күргәннәр, авырлыкны күп күтәргәннәр, эштән башы чыкмаганнар, ни хикмәт, иң озак яшәүчеләр. “Хәрәкәттә- бәрәкәт,”- ди халык, хак, ахрысы…

—“Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булсын шагыйрь, гомерең!”

Сез Тукаебызга теләгән теләкне мин сезгә юллыйм. Әле иҗат чишмәгез саекмый, аллага шөкер! Берүк, күз тимәсен!

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт